Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Әсән-Елга авылында «Әсән-Елга авылындагы агач мәчетне торгызу» дигән темага матбугат туры үткәрде.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, Кукмара мөхтәсибәтенең аксакаллар Советы рәисе Мөнир хәзрәт Йосыпов, Әсән-Елга авылы мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Җәләлиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сәфәрнең төп максаты республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен — Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләренең барышы турында сөйләшү булды. Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.
Быелның май аенда иске мәчет тулысынча сүтеп алынып, бүрәнәләре Лаеш районындагы базага реставрация ясау өчен китерелгән була. Анда белгечләр бураның зарарланган өлешләрен алыштыралар, ныгыту һәм башка төзекләндерү эшләре алып баралар.
Чыганак:кукмара яңалыклары
Нет комментариев