Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәктәп укучыларына телефоннан файдалануны тыячаклар

Киләсе ел башыннан мәктәп укучыларына дәресләрдә кесә телефоныннан файдалануны тыячаклар.

Телефонны хәтта белем алу максатында да кулланып булмаячак. Дәүләт Думасына бу җәһәттән тиешле төзәтмә керткәннәр, дип яза “РИА Новости”, документта язылганнарга таянып.
Закон проектына төзәтмәләрне Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендә барлык фракцияләр башлыклары эшләгән.

Документта әйтелгәнчә, смартфоннарны барлык сыйныфларда, барлык дәресләрдә тыячаклар. Бу таләп бары тик балаларның, мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очракларына гына кагылмаячак.

Дәүләт Думасына шушындый төзәтмә керткәннәр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/128862/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев