Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Медиа өлкәсендә хезмәткәрләр саны ни өчен кими

Татарстанның медиатармагында уртача хезмәт хакы 2025 елда 20 процентка үскән, ләкин бу республика күрсәткеченнән барыбер түбән булып кала.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышында медиатармактагы хезмәт хакы турында мәгълүмат яңгырады. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, 2025 елда массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил иткән. Әмма бу күрсәткеч республика буенча уртача хезмәт хакыннан (86 мең сум) шактый түбән. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов хезмәт хакы проблемасын хөкүмәт һәм республика Рәисе дәрәҗәсендә күтәрергә кирәклеген белдергән.

Тагын бер куркыныч тенденция – медиа өлкәсендә хезмәткәрләр санының кимү. 2014 елдан бирле медиа өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 процентка кимегән. Әлеге вакытта хезмәткәрләрнең уртача яше – 44 яшь.

Чыганак: веститатарстана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев