Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премияләр бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда республикада гражданлык җәмгыяте институтын үстерүдә өлеш керткән өчен премия тапшыру турында указ имзалады. Премияләр өч активистка һәм биш оешмага бирелде.

Аерым алганда, премиягә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков һәм Питрәч районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге директоры Наилә Таҗиева лаек булды.

Шулай ук «Зәкят» хәйрия оешмасы, Татарстан Республикасы Баулы районының «Благо» мөмкинлекләре чикләнгән һәм үсеш үзенчәлеге булган балалар тәрбияләүче аналарның җирле иҗтимагый оешмасы, Анжела Вавилова исемендәге Россиянең лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды, Татарстан Республикасы башкортларының Милли-мәдәни автономиясе – Корылтае (конгрессы) һәм Татарстан буенча «Десантчылар союзы» иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге премиягә лаек булды.

Гражданлык җәмгыяте институтларын үсешенә керткән өлеш өчен Татарстан Рәисе премиясе 2015 елдан бирле гамәлдә. Быел аның акчалата өлеше ике тапкырга — гражданнар өчен 500 мең сумга кадәр һәм оешмалар өчен 800 мең сумга кадәр арттырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев