Миңнеханов мәктәпләрдә контрольне көчәйтергә кушты
Чаллы шәһәр Советы сессиясендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җәмәгать тәртибе һәм иминлек мәсьәләләре республика һәм шәһәр өчен өстенлекле мәсьәләләр рәтендә кала.
"Узган ел криминоген вәзгыять тулаем республика тотрыклы булып калды һәм хокук саклау органнары контролендә булды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар санының артуы борчый. Чаллыда бу үсеш 20% тан артык тәшкил итте", - дип билгеләде Миңнеханов.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев