Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Пенсияләр арта

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә 1 августтан кемнәрнең пенсиясе артачагы турында сөйләп үткән.

Өстәмә пенсия өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Пенсия автомат рәвештә артачак.

Моннан тыш, һәр айның 1нче числосыннан, алдагы айларда эштән китеп, эшләми башлаучыларга пенсияләре артып килә. Пенсия күләме моңарчы күпмегә арткан булса, шул күләмдә индексацияләнә. Шулай ук алдагы айда 80 яше тулганнарның пенсиясе арта. Алар пенсиянең үзгәрми торган өлешен (7567 сум) ике тапкыр артыграк күләмдә ала башлаячак.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/118023/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев