Президент үзенең отставкага китүе турында игълан итте
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов отставкага китүе турында игълан итте. Төркмәнстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, чираттан тыш президент сайлаулары 12 мартта узачак.
«Мин безнең ил үсешенең яңа этабында дәүләт идарәсен яшь җитәкчеләргә бирергә кирәк дигән фикерне хуплыйм», — дип белдерде кичә президент Гурбангулы Бердымухамедов.
Президент булачак җитәкчелеккә бурыч куйды — базар икътисадын үстерү һәм эчке тулаем продуктны елына 6 процентка кадәр үстерү.
Үзенең постын ул 2007 елдан бирле алып тора. Төрекмәнстан президентының чираттан тыш сайлаулары 12 мартта узачак, дип хәбәр итә РИА Новости Төрекмәнстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ярдәмчесе Караевка сылтама белән.
Чыганак: https://vatantat.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев