Путин Казанда кулланучылар кооперациясе форумында катнашучыларга сәламләү юллады
Россия Президенты Владимир Путин «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп»VIII Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашучыларга сәламләү юлламасы җибәрде. Юлламаны илнең Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов «Казан Экспо»күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта укыды.
Мөрәҗәгатендә Путин форумның Россиядә кооператив хәрәкәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, кооперациянең заманча моделен булдыру һәм яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Чарада хакимият органнары вәкилләре, экспертлар, эшлекле даирәләр һәм яшь белгечләр катнашты.
Президент кооперациянең илнең азык-төлек иминлегенә, конкурентлыкка сәләтле товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә, шулай ук социаль проблемаларны хәл итүгә һәм авыл районнарында эш урыннары булдыруга сизелерлек өлеш кертүен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, форум Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгы һәм Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгы уңаеннан уздырыла.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев