Путин 2025 елга МРОТны 22 440 сум күләмендә арттыруны раслады.
Россия Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2025 елның 1 гыйнварыннан аена 22 440 сумга кадәр арттыру турындагы канунга кул куйды. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
2024 елда МРОТ 19 242 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 16,6% ка артачак. Бу 4,2 миллион хезмәткәрнең хезмәт хакы артуга китерәчәк.
Тулырак: https://shahrikazan
Нет комментариев