РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында республиканың чимал булмаган экспорты өлеше сизелерлек артуын билгеләп үтте, ул 40,9 процент пунктка арткан.
2030 елга төбәк бу күрсәткечне тагын 70% ка арттырырга планлаштыра. Үз докладында Миңнеханов шулай ук нефть эшкәртү тармагының уңышларын ассызыклады: Татарстан предприятиеләре елына 99% тирәнлек белән 24 млн тоннага якын нефть эшкәртә, ә «Түбән Кама Нефтехим» да «Этилен-600»җайланмасы уңышлы эшләтеп җибәрелгән.
Нет комментариев