Татарстанда 2027 елга яшәү минимумы күләме расланды. Тиешле карарга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Киләсе елда республикада яшәү минимумы җан башына уртача 17 193 сум тәшкил итәчәк.
Халыкның аерым категорияләре өчен әлеге күрсәткеч түбәндәгечә билгеләнгән:
-
хезмәткә сәләтле халык өчен – 18 740 сум;
-
пенсионерлар өчен – 14 786 сум;
-
балалар өчен – 16 677 сум.
Нет комментариев