Йөзү буенча республика  ярышында
Район яңалыклары

Йөзү буенча республика ярышында

5-7 ноябрь көннәрендә Чистайның «Лидер» спорт мәктәбендә традицион «Лидер Закамья» йөзү буенча республика ярышлары узды.

Стартка Татарстанның төрле почмакларыннан иң көчле спортчылар  (640 тан артык катнашучы)  чыккан ярышта, Булат Заһидуллин җитәкчелегендә, Теләче командасы да  катнашты. Нәтиҗәдә, Айзилә Шигабиева ирекле стиль буенча өченче, баттерфляй буенча икенче, Мәрьям Зиннатова баттерфляй буенча өченче урынны яулый алды. Котлыйбыз кызларны! 

 


 

 

 

 

 


   


Нет комментариев