Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты халыкара конкурс-фестиваленең икенче туры узды.
"Этномириада" конкурсы киң фестиваль программасын үз эченә ала. Конкурсның географиясе дә киң. Конкурс финалында катнашырга беренче тур җиңүчеләре чакырылган иде, алар арасында районыбызның балалар сәнгать мәктәбендә вокал бүлегендә укучы Әхмәтвәлиев Данияр -1 дәрәҗә лауреат ( җитәкчесе Муталлапова Г.Р. , концертмейстер Мөхәммәтшин Р.Р.) , Шәйдуллина Индира 2 дәрәҗә лауреат ( җитәкчесе Биктимирова Р.Р., концертмейстер Мөхәммәтшин Р.Р.), шулай ук «Асыльяр» бию төркеме 2 дәрәҗә лауреат ( җитәкчеләре Касимова Л., Әхмәтова З.Р.) дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев