Россия кызлары Олимпиадада алтын медальгә ия булды!
В республике

Россия кызлары Олимпиадада алтын медальгә ия булды!

Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар өчен чаңгы эстафетасында (4х5) Россиянең җыелма командасы алтын медальгә ия булды.

Россия командасы составында - Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сорина һәм Вероника Степанова.
Бу – Россия җыелма командасының өченче алтын медале.

Хатын-кызлар өчен чаңгы эстафетасында беренче урынга – Россия, икенче урынга – Германия, өченче урынга Швеция командалары лаек булды.

Чыганак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан


Нет комментариев