Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Синоптик Татарстанда кар катламы кайчан барлыкка килүе турында сөйләде

Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында гына барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән хәбәр итә.

Синоптик фаразлавынча, республикада 0дән түбән температура ноябрьнең икенче яртысында була. Шувалов сүзләренчә, «Көнбатыш Европа һәм Атлантиканың көнчыгыш өлеше өстендәге циклоннар Урта диңгез буенда җылы һава насосы ролен үти», ул аннары Россия территориясенә хәрәкәт итә».

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак, ә ноябрь тулаем алганда 1 градуска җылырак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-tatarstanda-kar-katlamy-kaican-barlykka-kilue-turynda-soilade-5878576

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев