Суыта
Бүген, 5 декабрьдә, болытлы һава торышы саклана, температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәнге сәгатьләрдә кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, бозлавык һәм томан булуы ихтимал. Әмма көндез явым-төшемнәр көтелми..
Көньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Иртәнге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән 14 метрга җитәчәк. Төбәктә тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -1дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев