Тәмәке тарту организмда күп санда онкологик авырулар китереп чыгара, әмма электрон тәмәкеләрне тарту буенча исбатланган тикшеренүләр, шул исәптән вейплар да, юк. Бу хакта Республика клиник онкология диспансерының табиб-онкологы Альберт Сигал хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, вейп тарткан кешеләрдә 15-20 елдан соң гына авырулар килеп чыгарга мөмкин.
Табиб гади сигаретларны тарту патологияләрнең 11 төренә сәбәп булырга мөмкин, дип искә төшерде. Исемлектә - бугаз рагы, ашказаны рагы, үпкә рагы, ашказаны яман шеше һәм башкалар.
- Без тәмәке тартучы пациентларга гаепләү белән карый алмыйбыз, чөнки пациентларның 80 проценты, бигрәк тә ир-ат җенесе, - бу тәмәке тарта торган кешеләр, - дип билгеләде онколог.
Чыганак:кичкеказан
Нет комментариев