Тана алган өчен субсидия бирелә
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы токымлы башмак һәм тана сатып алган өчен чыгымнарның бер өлешен капларга субсидия алу өчен гаризалар кабул итә.
Гаризаларны 14 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин. Документлар исемлеге белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга була. Билгеле булганча, әлеге төр субсидиядән тыш, терлек тотучылар сыер, кәҗә һәм 3 яшькә кадәрге бияләргә, сөтчелек өчен мини-фермалар төзүгә, субсидияләр ала ала. Быел кош-корт асраучыларга да ярдәм күрсәтелде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114765/
Фото: https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев