Казанда Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Галимнәрне бәйрәм белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Алексей Песошин котлады.
Академия 1991 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла һәм шуннан бирле республиканың интеллектуаль үзәгенә әверелә.
Биредә татар теле, әдәбияты, тарихы һәм археологиясе буенча тикшеренүләр аеруча горурлык тудыра. Галимнәрнең эксперт эше нәтиҗәсендә Татарстанның дүрт объекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Рөстәм Миңнеханов, академикларны котлап, аларның тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм төбәкнең фәнни потенциалын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Нет комментариев