Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан фермерлары АПК экспертларыннан бушлай консультацияләр ала алалар

Своё Фермерство экосистемасында фермерлар өчен бушлай сервис – «Агроконсультант» барлыкка килде. Аның ярдәмендә аграрийлар К.А. Тимирязев ис. Россия дәүләт аграр университеты – МСХА мөгаллимнәреннән шәхси квалификацияле консультацияләр ала алалар. Экспертлар Telegram мессенджеры ярдәмендә читтән торып консультация бирергә әзер, ә кирәк очракта – шәхсән элемтәгә дә керә алалар.

Фермерларның сорауларына биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары, җир  эшкәртү, геология һәм ландшафт кафедралары; агрономия, биологик химия һәм радиология  кафедрасы; үсемлекләрне яклау кафедрасы; яшелчәчелек; үсемлекчелек һәм болын экосистемалары; җиләк-җимеш үрчетү; виноградчылык һәм шәраб җитештерү  кафедралары  профессорлары җавап бирәләр.

 Хәзер экспертлар «туфрак», «агрохимия» (ашламалар, үсемлекләрне саклау), «җиләк-җимеш», «яшелчә» һәм «бөртекле» культуралар проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә алачаклар. Мәсәлән, кулланучы орлык бәрәңгесен кайда сатып алырга, кишәрлектә корткычлардан ничек арынырга, кура җиләге үсүдән туктауның төп сәбәпләре нинди – бу әле сервисның беренче кулланучыларына экспертлар тарафыннан җаваплар  бирелгән  сорауларның  кайберләре  генә. 

Чыганак: https://agro.tatarstan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев