Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2027 елга транспорт чараларын техник карау өчен яңа бәяләр билгеләнәчәк.
Быелгы ел белән чагыштырганда алар югарырак булачак. Документтан күренгәнчә, техник карау өчен чыгымнарның иң чик күләме:
- җиңел автомобильләр (М1) - 1 202 сум урынына 1 270 сум;
- зур булмаган автобуслар (М2) - 2 058 сум урынына 2 173 сум;
- автобуслар (М3) — 2 486 сум урынына 2 625 сум;
- фургоннар (N1) — 1 315 сум урынына 1 389 сум;
- йөк автомобильләре (N3) - 2 588 сум урынына 2 855 сум;
- мототранспорт (L) — 422 сум урынына 446 сум.
Нет комментариев