Татарстанда буран көтелә
В республике

Татарстанда буран көтелә

Татарстанда юлларда кар көртләре, бозлавык һәм -14 градуска салкын фаразлана.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җил – секундына 9-14 метр тизлек белән көньяк һәм көньяк-көнбатыштан, әмма көндез  аның көче урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез термометр баганалары -4-9 градус күрсәтәчәк, республиканың көнчыгышында -14 градуска кадәр салкынрак булачак. Юлларда бозлавык фаразлана, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Чыганак: татаринформ.


Нет комментариев