Татарстанда масштаблы өйрәнүләр бара
В республике

Татарстанда масштаблы өйрәнүләр бара

Татарстанда гражданнар оборонасы буенча масштаблы өйрәнүләр бара. Уку чаралары Россия буенча 7 октябрдән 9 октябргә кадәр узачак.

Татарстанда өйрәнү планын Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз боерыгы белән раслады.

Өйрәнүләр башлану турындагы сигнал 6:00дә килде, шул вакытта Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планы гамәлгә кертелде. Шулай итеп, федераль башкарма органнарның территориаль бүлекчәләре, шулай ук республика җирле үзидарә органнары җитәкчелегенең җыены узды. Моннан тыш, гражданнар оборонасы җитәкчелек составы белән киңәшмә узды, анда өйрәнү бурычлары куелды.

 

 


Нет комментариев