Татарстанда җиде идарә компаниясе яңадан исәпләгәннән соң яшәүчеләргә 16 млн сумга якын акча кайтарган
Татарстанда җиде идарәче компания, республиканың Дәүләт торак инспекциясе кисәтүләреннән соң, гомуми милекне карап тоту өчен түләүләрне яңадан исәпләп чыгарганнар һәм милекчеләренә 16 млн сумга якын акча кайтарганнар.
Ведомствода искәртүләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне норматив буенча исәпләгән идарәче компанияләр исәпләүләрне гомумйорт исәпкә алу приборлары буенча ресурсларны куллану белән чагыштырырга һәм яңадан санау үткәрергә тиеш булганнар. Әгәр йорт ресурсларны азрак кулланган икән, анда яшәүчеләргә артык түләүләрне кайтаралар, әгәр күбрәк булса – өстәмә түләүләр язалар.
Әмма «Татэнергосбыт» АҖ белән килешү буенча эшләүче 48 идарәче компания бу бурычны үтәмәгән. Барлык оешмаларга да яңадан санауны таләп итеп кисәтүләр игълан ителде.
Торак инспекциясендә торак милекчеләре түләүнең ике ысулның берсен сайлый алуын искәрттеләр: исәпләү нормативы буенча яисә гомумйорт исәпләү приборларының факттагы күрсәткечләре буенча.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев