Биектау районының Чыпчык һәм Коркачык авылларында чистарту корылмалары челтәрләр белән төзеләчәк. Шулай ук Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә биологик чистарту корылмалары салыначак.
Ике объектны да төзү алты ай эчендә — 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Биектау районының ике авылындагы чистарту объектлары 448 миллион сумга бәяләнә. Тагын 434 миллион сум Урыссудагы биологик чистарту корылмаларын төзүгә юнәлтеләчәк. Бу объект составына административ-көнкүреш корпусы, модуль канализация насос станциясе, тышкы челтәрләр һәм ярдәмче корылмалар керәчәк.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев