Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда МХО катнашучысының үги әнисе, суд аша, түләүләр алуга ирешкән

Суд МХО сугышчысы үлгәннән соң түләүләр алу эшендә үги ана яклы булган. Гариза бирүче хәрбинең элеккеге хатынына дәгъва юллаган, чөнки нәкъ менә ул һәлак булганнан соң түләүләрне алган. Утырышта үги ананы хәрби хезмәткәрнең фактик тәрбиячесе дип таныдылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасында.

Күзәтчелек ведомствосы вәкиле раслаганча, хатын-кыз өч яшеннән баланы тәрбияләү һәм карау белән шөгыльләнгән, аны үз улы кебек үстергән, балигъ булганчыга кадәр укуын тулысынча түләгән һәм булачак Ватанны саклаучы булып үсү өчен барлык кирәкле шартларны тудырган. Хатын-кыз хокуклары кире кайтарылган.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев