Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде
В республике

Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.

Авылларда һәм район үзәкләрендә бәйрәм 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә узачак. Чаллы шәһәрендә милли бәйрәм 18 июньгә билгеләнгән. Казанда Сабантуй 19 июнь көнне бәйрәм ителәчәк.
 
Сабантуй бәйрәмнәре барлык саклык кагыйдәләренә туры китереп оештырылырга тиеш, диелә карарда.

Чыганак:: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-sabantuy-knnre-bilgelnde

 


Нет комментариев