Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда традицион халык уеннарының «УенФест» халыкара фестиваль-бәйгесе узачак

Традицион халык уеннарының «УенФест» халыкара фестиваль-бәйгесе башлана. Конкурс өлешенең беренче сайлап алу этабы 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр читтән торып узачак.

Быел фестиваль-конкурс халыкара статус ала һәм якын чит илләрне халык уеннары бәйрәмендә катнашырга чакыра. «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» сайты шул турыда хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен балаларның халык уеннары күрсәтелгән видео яздырырга, социаль челтәрдә #Уенфестконконкурс2023 хештегы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза юлларга кирәк.

Катнашучылар фестиваль-конкурска балалар уен культурасына кагылышлы уеннар тәкъдим итә ала – йола, әйлән-бәйлән, драма, хәрәкәтчән, музыкаль, төркем уеннары, шулай ук санагычлар, үртәвечләр булырга мөмкин.

Фестиваль-бәйгенең икенче этабы традиция буенча 1 июньдә Казан үзәгендә фестиваль форматында узачак. Конкурс финалистлары ярышлар программасында катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tradicion-xalyk-uennarynyn-uenfest-xalykara-festival-baigese-uzacak-5867866

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев