Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм итүнең яңа чарасы булдырылды

Татарстан хакимияте Украинада хәрби махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа чарасын кертте. Хәзер хәрбиләрнең яңа туган балаларына балалар кирәк–яраклары комплекты биреләчәк. Тиешле карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Элегрәк мондый ярдәмгә Татарстанда уртача керем җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр генә исәп тота ала иде. Хәзер аларга «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче, махсус хәрби операциядә катнашучы республикада даими яшәүче яңа туган балалары булган Россия гражданнары гаиләләре өстәлде. Шул исәптән үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән татарстанлыларга да ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, ярдәмне махсус операциядә һәлак булган гражданнарның гаиләләре дә алачак.

Ярдәм алу өчен бала тапкан хатын-кыз үзенең махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсеннән булуын раслый торган документлар, шулай ук җан башына уртача керем турында белешмә бирергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Россия махсус хәрби операцияне Украинада 24 февральдән башлап үткәрә – бу көнне аның башлануы турында РФ Президенты Владимир Путин игълан итте. 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр өлешчә мобилизация үткәрелде. 

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев