Татарстанда хәрби хезмәткә кемнәр алына
В республике

Татарстанда хәрби хезмәткә кемнәр алына

2026 елгы чакырылыш кампаниясенең төп үзенчәлеге – чакырылыш чараларының беренче тапкыр ел дәвамында үткәрелүе.

Яңа тәртип буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар ел дәвамында медицина тикшерүе һәм һөнәри-психологик сайлап алу уза ала. Бу чакырылыш пунктына булган йөкләнешне тигез бүләргә һәм чакырылыш чараларын сыйфатлырак оештырырга мөмкинлек бирә. Чакырылыш чараларында Хәрби исәп реестры кулланыла. Реестрда формалаштырылган повестка гражданга язма рәвештә җибәрелә, шулай ук электрон рәвештә ачык реестрда урнаштырыла. Бу хакта хәбәр аның Дәүләт хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетына да килә. 

Әлегә кадәр чакырылыш чараларын үткән һәм хәрби хезмәт урынына җибәрүне көтүче гражданнарга якын арада хәрби комиссариатка килү кирәклеге турында хәбәр ителәчәк. Россия Кораллы көчләре Генераль штабы мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. Бүген андагы хәрби частьлар контракт төзегән гражданнар белән комплектлана.  

Чакырылыш яшендәге гражданнар, аларга карата хәрби хезмәткә чакыру яки альтернатив граждан хезмәтенә җибәрү турында карар кабул ителмәгән булса, ирекле формированиеләргә керә ала. Ирекле формированиедә булган чорда аларга чакырылыштан кичектерү хокукы бирелә. Моның өчен шәхсән килү таләп ителми: кичектерү чакырылучының шәхси эшендәге документлар һәм хәрби частьның тиешле белешмәсе нигезендә бирелә. 

Кимендә алты ай дәвамында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яки террорчылыкка каршы операцияләр үткәргәндә бурычлар үтәгән гражданнар хәрби хезмәткә чакырылыштан азат ителә. 

Чыганак:Азнакай хәбәрләре.

 

 

 


Нет комментариев