Татарстанның баш табиб-комбустиологы Радик Новиков вафат булган
Татарстан Республикасының баш табиб-комбустиологы Радик Новиков 59 яшендә вафат булган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең һөнәри юлын Новиков 1996 елда табиб-хирург буларак башлый. Үз осталыгын өзлексез арттырып, 2008 елда ул Республика клиник хастаханәсенең пешү җәрәхәтләре бүлеге мөдире була. Хастаханәдә билгеләп үтүләренчә, ул үзен югары квалификацияле табиб буларак күрсәткән. Моннан тыш, иҗтимагый оешмаларда катнашуы нәтиҗәсендә, Новиков Россиядә әлеге медицина тармагы үсешенә зур өлеш кертә.
Новиков белән хушлашу иртәгә 10:00 сәгатьтә РКБ патологоанатомия корпусында узачак.
Чыганак:татаринформ. Фото: РКБ матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев