Бүген татар дөньясы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. Татарлар яшәгән һәр төбәктә бәйрәм чаралары уза.
Казандагы тантаналы чара Камал театрында уза. Бирегә татар зыялылары - язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре җыелды.
Залда утыручыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Тукаебызның 140 еллыгы уңаеннан бик матур чаралар уза. Кичә Кырлайда төзекләндерелгән музей-комплекс ачылды. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә без бөек шагыйребезнең 150 еллыгына әзерлек эшләрен башлаячакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Тукай премиясе лауреатларын котлады, милләтебезгә хезмәтләре өчен зур рәхмәт җиткерде.
Чыганак:ватанымтатарстан
Нет комментариев