Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшче төркеменең күчмә утырышы булып үтте

29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшче төркеменең күчмә утырышы булып үтте. Утырышны район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рим Сөнгатуллин алып барды. Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Резеда Нәҗмиева үзенең чыгышында республика һәм район буенча балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр белән таныштырды, законнарның...

29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшче төркеменең күчмә утырышы булып үтте. Утырышны район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рим Сөнгатуллин алып барды.

Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Резеда Нәҗмиева үзенең чыгышында республика һәм район буенча балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр белән таныштырды, законнарның яшүсмерләрдән ни таләп итүе хакында аңлатты. Болардан тыш, ул профилактика субъектлары тарафыннан алып барылучы чаралар турында да сөйләде, тормыштан да мисаллар китерде.

Аннан соң сүзне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Рәхим Ихсанов дәвам итеп, яшүсмерләр арасында киң таралган хокук бозулар турында сөйләде, закон бозуларның күңелсез нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтте. Район полиция бүлеге җитәкчесе полиция подполковнигы Айдар Хәйретдинов яшьләр арасында экстремистик юнәлештәге төркемнәрне кисәтү һәм булдырмау, Интернет челтәрендә сак эшләү буенча фикерләре белән уртаклашты. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин балигъ булмаганнар буенча эшче төркем тарафыннан башкарылган эшләр, социаль яктан авыр гаиләләргә һәм инвалидларга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.

Азактан укучылар район прокуроры Рим Сөнгатуллинга күпсанлы сорауларын бирделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Күчмә утырыш бик җанлы һәм кызык шартларда узды, очрашудан һәркем канәгать калды.

Мәгълүмат район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Резеда Нәҗмиева һәм район прокуратурасы материалларына нигезләнеп язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев