Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Алманы кабыгы белән ашау файдалымы?

Алманың файдалы икәнен барыбыз да беләбез. Аны ничек ашау яхшырак? Кабыгы беләнме, пешерепме? Әллә согын эчәргәме? Тулысынча ашарга. Блоай аның барлык витаминнары да керә. Алма кимерү казналыкларны ныгыта, эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Кабыгы белән. Алманы кабыгы белән ашарга кирәк. Читтән кертелгән, парафин яки башка саклавыч элпә белән эшкәртелгән алманың гына кабыгын...

Алманың файдалы икәнен барыбыз да беләбез. Аны ничек ашау яхшырак? Кабыгы беләнме, пешерепме? Әллә согын эчәргәме?

Тулысынча ашарга. Блоай аның барлык витаминнары да керә. Алма кимерү казналыкларны ныгыта, эчәклек эшчәнлеген яхшырта.

Кабыгы белән. Алманы кабыгы белән ашарга кирәк. Читтән кертелгән, парафин яки башка саклавыч элпә белән эшкәртелгән алманың гына кабыгын чистартырга киңәш ителә. Алма кабыгында күзәнәкләрне саклаучы антиоксидантлар бар.

Төшләре белән. Алма төшендә яман шешне кисәтүче матдәләр бар. Шулай да, ул синиль кислотасы чыганагы булганлыктан, тәүлегенә 4-5 төштән арттырырга ярамый.

Согын сыгарга. Сок бик тиз эшкәртелә, аның компонентлары канга сеңә.

Пюре ясарга. Алма боламагы ашказаны чиреннән тилмерүчеләргә яхшы.

Пешерергә. Ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта, ашказанына көчәнеш бирми. Бигрәк тә ашказаны асты согының эчелеге югары булган кешеләргә файдалы. Шулай да, пешерелгән алмада витаминнар азрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев