Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бала кадерен беләбезме? [гыйбрәт]

"Өйнең яме - бала белән", ди безнең халык. Әмма кайчак без балаларыбыз уйнап-көлеп йөргәндә, барысы да әйбәт булганда, аларның кадерен белмибез кебек. Ә бит арабызда бар гомерен, назын бары тик сабыена бүләк иткән әниләр дә күп. Бигрәк тә авыру баласын тәрбия кылучы аналарга сокланмый мөмкин түгел. //Ватаным Татарстан// Авыру баланың...

"Өйнең яме - бала белән", ди безнең халык. Әмма кайчак без балаларыбыз уйнап-көлеп йөргәндә, барысы да әйбәт булганда, аларның кадерен белмибез кебек. Ә бит арабызда бар гомерен, назын бары тик сабыена бүләк иткән әниләр дә күп. Бигрәк тә авыру баласын тәрбия кылучы аналарга сокланмый мөмкин түгел. //Ватаным Татарстан//

Авыру баланың төрле чагы була. Кайчак юктан да еларга, кайчак киреләнергә, син ял итәм дигәндә генә нидер исенә төшәргә мөмкин. Әмма ана йөрәге боларны ничек бар, шулай кабул итә. Әтнә районының Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллина да - шундый әниләрнең берсе.
- Бар тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк иде. Кызыбыз Азалияне көтеп алдык. 2005 елда дөньяга килде ул. Авырудыр дип хәтта уйламадым да. Әмма тора-бара сәламәтлегендә ниндидер кимчелек барын сиздем. Табиблар да яшермәде. Ике ел буе Республика клиник хастаха­нәсенә дәваланырга йөрдек. Шуннан соң безгә ДЦП диагнозы куйдылар. Баланың үсешендә тоткарлыклар да бар, диделәр. Нерв системасына да зыян килгән, - дип сөйли Гөлүсә.
Әлеге диагнозны ишетү авыр булса да, Гатиятуллиннар бирешми. Ничек тә баланы тер­нәкләндерү өчен тырыша. "Башта интернеттан бу авыру турында мәгълүмат җыйдым. Әк­ренләп үзем төсле әниләр белән аралаша башладым. Бераз күңел тынычланды. Әмма кызымның аякка басуына өметемне өзмә­дем. Әле дә шул хыял белән яшим. Без гел дәваланабыз. Дәүләттән тиешлесен алабыз да, бераз акча туплап, тагын алып чыгып китәбез. Табиблар да мон­дый авыруларны дәвалау курсларны өзмәгәндә генә дә­валарга була дип белдерә. Шуңа күрә кая гына бармадык. Аллага шөкер, йө­рүе­без бушка китми. Шушы ике ел эчендә балам утырырга, үрмә­ләргә өйрәнде. Әкренләп тотынып йөрергә тырыша. Үзгәреш­ләрне күреп, кү­ңел сөенә. Шуңа да дәвалануны туктатасы килми", дип дәвам итә Гөлүсә.
Азалиянең аякларына операция ясаганнар. Шуннан соң әти-әнисенең өмете тагы да арта. Әмма кыз даруларсыз тора алмый. "Гел кешедән генә сорап утырмыйбыз. Үзебез дә тырышабыз. Тик кайчак сорарга да туры килә. Дәвалануны өзмәс өчен гел акча кирәк. Бәяләр дә гел артып тора. Бер килгәндә - бер төрле, икенче килгәндә башка сумманы әйтәләр. Әмма нәтиҗәсе күрен­гәч, йөртмичә дә булмый, - ди әнисе. - Опера­циядән соң аякларын даими дәваларга кирәк. Әнә шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Ничек тә кызыбызны аякка бастырып, үз-үзен йөр­терлек итәргә иде".
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Саклык банкы картасы: 2202 2003 2320 7322 әнисе Гатиятуллина Гөлүсә исемендә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X