Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

БДИ, ТДИга әзерләнү өчен ТОП-5 онлайн чыганак

Имтиханнарга төрлечә әзерләнеп була. ИТ-технологияләр алга киткән чорда биремнәрне дәреслек буенча гына түгел, ә интернетта да чишеп була. Әйтергә кирәк, болай уку күңеллерәк тә, төрлечә әзерләнү ялыктырмый да. Имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмаса да, үзегез өчен әлеге биремнәре чишеп карасагыз була. 1. "Незнайка" сайты (Android, iOS) Биредә БДИ һәм ТДИ өчен...

Имтиханнарга төрлечә әзерләнеп була. ИТ-технологияләр алга киткән чорда биремнәрне дәреслек буенча гына түгел, ә интернетта да чишеп була. Әйтергә кирәк, болай уку күңеллерәк тә, төрлечә әзерләнү ялыктырмый да. Имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмаса да, үзегез өчен әлеге биремнәре чишеп карасагыз була.

1. "Незнайка" сайты (Android, iOS)

Биредә БДИ һәм ТДИ өчен махсус бүлекләр бар. Предметны, берәр вариантны сайлап аласың да, рәхәтләнеп чишәсең. Эшләп бетергәч дөрес җавапларны аңлатып та күрсәтәчәкләр. Шулай ук экспертка тикшерсен өчен эссе язып та җибәрергә була. Тик бу хезмәт түләүле.
Биредә тагын бер кызыклы бүлек бар: башка укучыларның да эшләрен карап була. Бу хезмәтнең дә түләүле өлешләре бар.

2. "Решу ЕГЭ" сайты (Android, iOS)

Бу сайтта реклама артык күп булса да, эчтәлеге буенча бик мәгълүматлы. "Каталог заданий" бүлегенә керәсез дә, үзегезгә кирәкле биремне сайлап чишәсез. Тагын бер уңайлы ягы: биремнең чыганагы да күрсәтелгән. Сайт ай саен яңартыла.

Укытучыларга да игътибар бар. Алар үзләре тест төзеп тәкъдим итә ала. А һәм В биремнәрен система , а С өлешен укытучылар тикшерә.

3. Castle Quiz (Android, iOS)

Сайт уен форматында төзелгән. Система сезгә көндәш табып бирә, шуның белән белем ярышында катнашачаксыз. Сораулар тест формасында. Чиратлашып сезгә сорау яудырачаклар, әзрәк ялгышкан кеше яки көндәшенең сараен туздырганы җиңәчәк. Җиңү яулаган саен сезгә бүләкләр бирелә, дәрәҗәгез күтәрелә.

4. Экзамер

Әлеге сайт бик үзенчәлекле. Башта син тест эшлисең - ул синең әзерлек дәрәҗәңне күрсәтә. Аннары имтиханда алырга теләгән баллыңны билгелисең. Шушы мәгълүматлардан чыгып система сиңа персональ әзерләнү планын төзеп бирә.

Сайтның бизәлеше дә бик матур. Эшләгән биремнәрегезне экспертлар тикшерә.
Хезмәт түләүле. Бер предметка әзерләнү 3 меңнән артык.

5. Яндекс ЕГЭ и ОГЭ

Биредә әлеге имтиханнарның берничә еллык архивы тупланган. Аларны чишкәч система балларыгызны санап бирәчәк.

Тестлардан кала биредә һәр предметтан видеолекцияләр дә бар. Аларны укытучылар укый.

Чыганак: Ялгын журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев