Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дарчин гриппка каршы көрәшә!

Дарчин дигән тәмләткечне без күбесенчә кулинариядә кулланабыз. Ә менә аның дәвалау үзлеге турында бик белеп бетермибез. Галимнәр күптән түгел генә дарчинның шикәр авыруына каршы тора алуын һәм кандагы шикәр күләмен көйләвен дәлилләде. Моннан тыш, ул кан әйләнешен дә яхшырта, ә исе баш мие эшчәнлегенә ярдәм итә икән. Дарчин ашказаны-эчәклек тракты...

Дарчин дигән тәмләткечне без күбесенчә кулинариядә кулланабыз. Ә менә аның дәвалау үзлеге турында бик белеп бетермибез.
Галимнәр күптән түгел генә дарчинның шикәр авыруына каршы тора алуын һәм кандагы шикәр күләмен көйләвен дәлилләде. Моннан тыш, ул кан әйләнешен дә яхшырта, ә исе баш мие эшчәнлегенә ярдәм итә икән. Дарчин ашказаны-эчәклек тракты өчен дә файдалы. Ул ашкайнатуны яхшырта, аппетит барлыкка китерә. Медицинада исә аны организмның тереклек сәләтен күтәрү һәм йогышсызландыру чарасы буларак кулланалар.
Дарчин бигрәк тә салкын тидереп авыручылар өчен файдалы. Ул температураны төшерергә һәм какырык бүленеп чыгуга ярдәм итә, хәтта теш сызлавын, буыннар авыртуын да баса ала икән. Дарчин, болардан кала, ашказаны согы бүленеп чыгуга, вирусларга, бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшергә булыша.
Кытайда дарчинны, спирт белән суда тотып, төрле микробларга каршы кулланалар. Аларча, ул унбиш төрле бактерияне, хәтта туберкулез таякчыкларын да юк итә ала. Аны күзнең күрү сәләтен яхшырту һәм катарактны дәвалау өчен күзгә дә тамызалар.
Башка дару үләннәре белән бергә, аны депрессия, невроз, склероз вакытында, хәтерне яхшырту өчен дә файдаланалар.
Ютәлдән котылу өчен, дарчин, имбир, кардамон һәм канәфердән чәй кайнатып эчү файдалы. Мондый чәй ашкайнатуны да яхшырта. Әмма әлеге чәйне көненә бер-ике тапкыр, аз-азлап кына эчәргә кирәк. Чәй өчен аларның бөтенесен кушып, катнашманы бер чеметем генә алып кайнатыгыз.
Дарчинны ябыгу максатыннан да кулланалар. Ул матдәләр алмашу процессын тизләтә, ашыйсы килү теләген баса. Моның өчен бер стакан кефирга яртышар бал кашыгы дарчин, имбир һәм бер чеметем кызыл борыч салып эчегез.

Чыганак: https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев