"Хәйриячелек - ул киң күңел, изге теләк һәм яхшы гамәлләр. Хәйрия проектлары күп булсын, моның бернинди начарлыгы да юк. Дөньяда төрле хәлле, төрле язмышлы кешеләр бар, моны үз башына төшкән кеше генә аңлый. Әгәр дә без аларга концертларыбыз, җырларыбыз аша ярдәм итә алабыз икән, безнең өчен бу зур шатлык. Шушы Уникс бинасыннан чыгып киткәч тә, изгелек турында онытмасак иде. Шәхсән үземнең кешегә кечкенә генә ярдәмем тисә дә, Аллага шөкер, дип сөенәм. Ярдәм итә алмаган очраклар да бар, бөтен кеше дә миллионер түгел бит", - дип сөйләде җырчы Асылъяр.
Концертта шулай ук Гүзәлия, Хәким, Филүс Каһиров, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлдания Хәйруллина, Илназ Гарипов, Ләйлә Дәүләтова, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Гөлнара Габидуллина, Илшат Вәлиев, Нурзадә, Илнар Ялалов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Нурбәк, Ислам Вәлиев катнашты. Хәйрия концертын популяр тандем - Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды. Аларның һәркайсына "Мең Рәхмәт" фестивале һәм хоспистан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Билгеле булганча, әлеге концертка кадәр кайбер артистлар Казан хосписында дәваланучы балалар янына барып кайтты. Алар арасыда Фирдүс Тямаев та бар иде. Хосписка барганнан соң, Фирдүс интернетка фотолар урнаштырган. Кайбер кешеләр моңа карата тискәре фикер белдергән, янәсе Фирдүс шул рәвешле үзенә реклама ясый.
"Балалар йортыннан фотолар куйгач, минем хакта "үзенә реклама ясый", дип сөйләделәр. Исәнлеге булмаган, ДЦП белән авыручы балалар белән беркем дә реклама ясый алмас иде дип уйлыйм. Яхшылык эшлисең икән, бу хакта кычкырып сөйләмә, дигән сүз дә бар. Ләкин, киресенчә, без фото һәм видеоларны куябыз. Реклама өчен түгел, тәрбия максаты белән урнаштырабыз. Хосписка багышланган хәйрия концертын зур масштабтагы концертка әверелдерергә кирәк. Анда барып кайтканнан соң, бер атна йоклый алмадым. Чакыруыгызга рәхмәт. Димәк, әле кешенең күңелендә иман, кешеләрнең бер-берсенә карата ышанычы бар. Алдау, ялган, проституция заманасы китте, бернәрсәгә дә ышаныч калмады", - дип фикерләре белән уртаклашты Фирдүс Тямаев.
Казан хосписында узган очрашуда аның җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйткән иде. Аның сүзләренчә, бинаны төзү өчен кимендә 200 млн.сум акча кирәк, ләкин хәзерге вакытта бу сумманың 20 млн.сумы гына җыелган. Хәйрия фестивалендә хосписта дәваланучы балалар һәм анда эшләүче хезмәткәрләр дә бар иде.
"Мең рәхмәт" зур хәйрия фестивале 2014 елдан бирле үткәрелә. Аның оештыручысы - журналист Рөстәм Исхакый. "Мин бүген тамашачы алдында баш иям, чөнки сез булмасагыз, бу чара булмас иде, мохтаҗларга ул кадәр ярдәм итә алмас идек. Бер рәхмәт мең бәладән коткарса, мең рәхмәт безне бәхетле итә ала!" - дип сөйләде Рөстәм Уникс сәхнәсендә.
Шуны да әйтергә кирәк, 12 февральдә Тинчурин театры бинасында әлеге концертның дәвамы көтелә. Анысы Ирек Габдрахманов иҗатына багышланачак. Бүгенге көндә Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов милләттәшләре белән интернет аша аралаша. "Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов һәм башка популяр артистлар катнашырга мөмкин. Алар да Ирек Габдрахманов җырларын башкара, шуңа күрә әлеге артистлар яшь башкаручылар белән бергә Ирек Габдрахманов концертында булыр дигән ихтимал бар, әлегә сөйләшүләр бара", - диде Рөстәм Исхакый.
Декабрь аенда "Мең рәхмәт" билетын күрсәткән очракта, 12 февральдәге концертка 30 процентлы ташламалы билет алырга мөмкин.
Нет комментариев