Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Игътибарлы булу комачау итми

Республикада чыккан янгыннарның 80 проценты шәхси йортларга, фатирларга туры килә. Аларда кешенең күпме милке юкка чыгуын исәпләп бетереп булмый. Алай гына да түгел, әлеге янгыннарда кеше гомерләре өзелә. Күпчелек очракта саксыз һәм тиешсез урында тәмәке тарту, электр приборлары һәм газ җиһазлары, җылыту миче төзек булмыйча, саксыз эш итү янгын чыгу...

Республикада чыккан янгыннарның 80 проценты шәхси йортларга, фатирларга туры килә. Аларда кешенең күпме милке юкка чыгуын исәпләп бетереп булмый. Алай гына да түгел, әлеге янгыннарда кеше гомерләре өзелә.

Күпчелек очракта саксыз һәм тиешсез урында тәмәке тарту, электр приборлары һәм газ җиһазлары, җылыту миче төзек булмыйча, саксыз эш итү янгын чыгу очракларына китерә.

Янгын чыгу очракларының күбесе безнең игътибарсызлыктан икәнен онытмыйк. Йоклый торган урында тәмәке тарту кеше гомеренә куркыныч яный, телевизор караганнан соң, аны электр чыбыгыннан алыгыз, газ плитәсе янында юылган керне киптерү дә хәтәр, шулай ук өйдән чыгып киткәндә, электр приборларын, газ плитәсен сүндерергә онытмагыз. Кат-кат мичнең, каминның төзеклеген тикшерегез. Аны кабызганда, теләсә нәрсә белән яндырмагыз. Розеткага берьюлы берничә электр җиһазы тоташтырмагыз. Кечкенә балаларны үзләрен генә караучысыз калдырмаска тырышыгыз. Балалар сезгә ошарга тырышып, кулларына шырпы алырга мөмкин. Бу гади генә кагыйдәләрне истән чыгармасак, янгын чыгу очраклары күпкә кимер.

Йортыгыздан чыкканда, компьютер, электр приборларын токтан алуны, плитәгә зәңгәр ягулык килүне туктату өчен, газ кранын ябуны гадәткә кертегез. Өйдән чыгып киткәндә, тәрәзәләр ябык булса, үзегез үк тыныч күңел белән йөрерсез.

Янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01 яки 112 номерына шалтыратырга кирәк. Янгын чыккан урынның адресын, нәрсә янганын һәм кем шалтыратканын төгәл итеп әйтергә кирәк.

Ленар Тимерханов, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын куркынычсызлыгы өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X