Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Малайлар, кызлар туп типте

14-15 ноябрь көннәрендә «Батыр» спорт комлексында 2003-2004 елларда туган малайлар, кызлар мини-футбол буенча үз осталыкларын сынады. Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышларында 8 районнан килгән команда катнашты. Егетләр һәм кызлар мини-футбол уеннарында теләп катнашабыз диделәр. Ярышта беренче урынга - Саба, икенче урынга - Теләче, өченче урынга - Арча...

14-15 ноябрь көннәрендә «Батыр» спорт комлексында 2003-2004 елларда туган малайлар, кызлар мини-футбол буенча үз осталыкларын сынады. Бөтенроссия Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышларында 8 районнан килгән команда катнашты. Егетләр һәм кызлар мини-футбол уеннарында теләп катнашабыз диделәр.
Ярышта беренче урынга - Саба, икенче урынга - Теләче, өченче урынга - Арча районы командалары лаек булды. Теләче командасы составында Шәтке урта мәктәбе кызлары уйнады. Ярышта җиңгән Саба районы Тимершык урта мәктәбе командасы финал ярышларында катнашу хокукына ия булды. Егетләр арасында барган ярышта беренче урынга - Кукмара, икенче урынга - Арча, өченче урынга - Саба районы командалары чыкты.
Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев