“Мерседес” таптаткан 8 яшьлек малай хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.
Якшәмбе, 10 июньдә, “Мерседес”та 34 яшьлек ир-ат Большие Ключи бистәсендә мәктәп укучысын бәрдергән. Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
Табиблар бала гомере өчен атнадан артык көрәшкән, әмма җәрәхәтләр бик җитди булган. Шимбә, 16 июньдә хастаханәдә ир баланың гомере өзелгән.
Нет комментариев