Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ

Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез. Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. Итне сирәк ашарга тырышыгыз. Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар....

  • Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез.

  • Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә - чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива.

  • Итне сирәк ашарга тырышыгыз.

  • Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар - зарарлы ризыклар.

  • Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез.

  • Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була.

  • Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз.

  • Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала.

  • Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез.

  • Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез.

  • Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама.

  • Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару - ураза, дога, физик эш.

  • Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез. Кибет чәе эчмәгез.

  • Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз.

  • Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз.
  • Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез.

  • Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз.
  • Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз.

  • Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез.

  • Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез.

Чыганак:https://vk.com/salamtlek?w=wall-131233848_1155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев