Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Районыбыз башлыгы Илдус Фатыйхович "Сердәш" халык театрын һәм Россиянең спорт осталарын тәбрикләде

19 декабрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында узган "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальдә Гран-прига лаек булган Теләче мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" Халык театрын зур җиңүләре белән котлады (режиссеры Фирдәвес Нәгыймова). Шулай ук ул биредә күптән түгел...

19 декабрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында узган "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов халык театрларының 15 нче төбәкара "Идел-йорт" дип исемләнгән фестивальдә Гран-прига лаек булган Теләче мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәш" Халык театрын зур җиңүләре белән котлады (режиссеры Фирдәвес Нәгыймова).

Шулай ук ул биредә күптән түгел "Билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы" исеменә лаек булган көрәшчеләребез, билбау һәм милли көрәш буенча район җыелма командасы әгъзалары Илдар Мараков белән Динар Кәримуллинны да тәбрикләде. Котлауларга ихлас кушылабыз һәм алдагы бәйгеләрдә җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев