Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Республика җитәкчелеге якташыбыз Тимур Имамиевка рәхмәт белдерде

17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы балалар иҗат үзәге базасында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында "2015-2016 елда өстәмә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге" темасына республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, ТР мәгариф һәм...

17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы балалар иҗат үзәге базасында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында "2015-2016 елда өстәмә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге" темасына республикакүләм киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Р.И. Шәяхмәтова һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге башка белгечләр чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима өстәмә белем бирү өлкәсендә югары уңышларга ирешкән һәм балаларга өстәмә шогыльләну өчен уңай шартлар тудырган өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның рәхмәт хатларын тапшырды, алар арасында Теләче балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р. Имамиев та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев