Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Сауш авылыннан рәссам ветеран Рифкать абый Сираҗетдинов ничек яшәп ята?

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Сауш авылында да бердәнбер ветеран Рифкать Сираҗетдинов гомер кичерә. Сугыш ветеранының кайда яшәгәнен авылдашлары бик теләп аңлатты. Ул яшәгән йортка элмә такта куелган. Казанда туып үскән Рифкать абый 17 яше тулуга, хәрби курслар узып, сугышка керә. Горький өлкәсендә,...

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Сауш авылында да бердәнбер ветеран Рифкать Сираҗетдинов гомер кичерә. Сугыш ветеранының кайда яшәгәнен авылдашлары бик теләп аңлатты. Ул яшәгән йортка элмә такта куелган.

Казанда туып үскән Рифкать абый 17 яше тулуга, хәрби курслар узып, сугышка керә. Горький өлкәсендә, Брянск урманнарында барган сугышларда катнаша. Бөек Ватан сугышы вакытында аңа Польша, Германия кебек илләрдә булырга туры килә. Ул минометчы була. Сугыш хатирәләре ветеран йөрәгендә мәңгелек яра булып әле дә саклана.

Аның дүрт туганына да сугыш мәхшәрен татырга туры килә. Җиңү хәбәрен ул Германиядә ишетә. Бу көнне бар солдатлар бәйрәм итә. Рифкать абый баллы ризык ашарга яраткан. Шәфкать туташлары аны бу көнне Җиңү сөенеченнән тәм-том белән сыйлый. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, Рифкать Сираҗетдинов туган ягына кайтып китә алмый. Мәскәү шәһәрендә парад дивизиясендә 7 ел хезмәт итә.

Туган ягына кайткач, ул Лена исемле кыз белән таныша. Ике ул үстерәләр. Балачактагы яраткан шөгыле аңа тормышта югалып калмаска ярдәм итә. Рәсем сәнгате белән кызыксынган язмабыз герое, Казанда үзенең иҗат җимешләреннән торган күргәзмә дә ясый. Кызганычка каршы, картиналарын урлыйлар. Күңеле сүрелгән Рифкать әфәнде башка рәсем ясамыйм дисә дә, иҗатка тартыла. Шунысын да әйтергә кирәк, Рифкать абый махсус уку йортларында рәсем сәнгате буенча белем алмый. Ләкин, ул иҗат иткән картиналарга сокланмыйча карау мөмкин түгел. Бүген дә ул ясаган рәсемнәр, картиналар якыннарының йорт диварларын бизи.

Сабыр холыклы Рифкать Сираҗетдиновка уй-фикерләрен ак биткә төшерү кыенлык тудырмаган. Ясый башлаган картинасын төннәрен йокламыйча иҗат иткән. Лаеклы ялга ул реклама бюросында эшләп чыга. Соңрак шамаилләр язарга да өйрәнә. Теләгән, яраткан шөгыле аңа янә акча эшләргә мөмкинлек бирә. Яшьлегендә 30 елдан артык Ташкент шәһәрендә гомер итсә дә, туган яклары аны кирегә тартып кайтара.

Тормыш иптәшенең әнисе авырый башлагач, районыбызның Сауш авылына күчеп кайтырга туры килә. Тугыз елдан, Мәрьямбикә әби 93 яшендә, якыннарына хәер-фатихасын биреп, бакыйлыкка күчә. Лена апа да вафат булгач, Рифкать абый ялгызы гына кала. 4 оныгы, 8 оныкчыгы булган ветеран, соңгы вакытта еш авырый. Шулай булса да, аның күңелле көр. Ялларда якыннары кайтып, аңа йорт эшләрендә ярдәм итә. Илебезгә Җиңү китергән 9 май иртәсен көтә ул. Бу көнне ул кабат сугышчан дусларын хәтерендә яңарта. Ямьле җәй аенда ветеран үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә хыяллана.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев