Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Үсентеләргә туфрак катнашмасы әзерлибез

Нинди ком кирәк? Гөлләргә, үсентеләргә туфрак катнашмасы әзерләгәндә ком кушарга киңәш итәләр. Күпләр нинди ком кушарга икәнен белми. Аннан үсенте начар үсү, зәгыйфь булуның сәбәпләрен эзли башлыйлар. Туфракка кушу өчен елга комы кирәк. Аны яр буйларыннан, елга төбеннән алалар. Елга комы эре бөртекле, анда зыянлы кушылмалар бөтенләй юк. Төзелеш өчен...

Нинди ком кирәк?
Гөлләргә, үсентеләргә туфрак катнашмасы әзерләгәндә ком кушарга киңәш итәләр. Күпләр нинди ком кушарга икәнен белми. Аннан үсенте начар үсү, зәгыйфь булуның сәбәпләрен эзли башлыйлар.
Туфракка кушу өчен елга комы кирәк. Аны яр буйларыннан, елга төбеннән алалар. Елга комы эре бөртекле, анда зыянлы кушылмалар бөтенләй юк. Төзелеш өчен китерелгән, ягъни карьерлардан алынган комда балчык, үсемлекләр өчен зыянлы катнашмалар була. Комның төсе куерак булган саен анда тимер һәм марганец күбрәк. Мондый ком кушылган туфракта үсемлекләр тиешенчә үсә алмый, һәлак булырга да мөмкин.
Карьер комы ачык һавада озак ятканда юыла, аның составы берникадәр чистара. Елга комы алу мөмкинлеге булмаса, аны тишекле савытка салып, агымсуда юдыртырга була. Суны чистарганчы агызырга кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев