Татарстан мәктәпләренең 6 меңләп укучысы җәйге ялны Кара диңгез буенда үткәрә
Язмалар

Татарстан мәктәпләренең 6 меңләп укучысы җәйге ялны Кара диңгез буенда үткәрә

Быел Кара диңгез буендагы дүрт сәламәтләндерү лагерында 5,8 мең яшь татарстанлы ял итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә “Җәй” Республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Моратшин сөйләде.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларының өчесе Краснодар краенда урнашкан. Икесе Анапа шәһәрендә – “Приазовец” һәм “Юбилейный”лагерьлары. Тагын берсе Туапсе шәһәрендә. Казакевич исемендәге лагерь Кырымда Бахчасарай районында урнашкан.

Краснодар крае лагерьларына балалар тимер юл транспортында бара. Раил Моратшин сүзләренчә, поездларда шартлар уңайлы — аларда кондиционерлар куелган һәм ике ресторан-вагон бар. Моннан тыш, аларны полиция һәм медицина хезмәткәрләре озата бара. Кырымга балалар самолетта оча.

Татар -информ


Нет комментариев