Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Татавтодор”ның Арча филиалы Теләче участогы хезмәткәрләре юлларны ничек чистарта? РЕПОРТАЖ

Районыбыз биләмәсендәге юллар челтәренең гомуми озынлыгы 350 чакрым тәшкил итә. Әлеге юлларга ачык типтагы "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалы (республикада шундый ун филиал бар) Теләче участогы хезмәт күрсәтә. Елның теләсә-кайсы фасылында да юлларда хәрәкәт тукталмый, куркынычсызлык кимеми. Әмма кыш аеруча игътибарлылык, сакчыллык, уяулык сорый. Теләче юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда...

Районыбыз биләмәсендәге юллар челтәренең гомуми озынлыгы 350 чакрым тәшкил итә. Әлеге юлларга ачык типтагы "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалы (республикада шундый ун филиал бар) Теләче участогы хезмәт күрсәтә. Елның теләсә-кайсы фасылында да юлларда хәрәкәт тукталмый, куркынычсызлык кимеми. Әмма кыш аеруча игътибарлылык, сакчыллык, уяулык сорый. Теләче юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту һәм автотранспорт хәрәкәтендә өзеклекләр тудырмау максатыннан көчләрен кызганмыйлар.

- Безнең оешмадан кышкы юлларны карап-саклап торуда 11 берәмлек техника хезмәт куя. Шуның алтысы бер үк вакытта тозлы ком катнашмасы сибүгә һәм юлны чистартып баруга җайлаган "КамАЗ" машинасы, ике грейдер, өч төрле маркадагы МТЗ тракторы һәм ике "Амкадор" үзтөягече, - дип таныштырды мине үзләренең эш үзенчәлекләре белән участок мастеры Фәнис Шәрипов.

Әлеге язманы матбугатка әзерләгәндә, юлчыларыбызның бер өлеше Казан-Шәмәрдән юлындагы аерчаны (развилка) кардан арындыра иде. Мондый аерчалар бу юлда икәү. Һәм икесен дә кыш көне ике тапкыр кардан арындыралар. Чөнки кар катламы күбәю сәбәпле, аерчалы юлдагы машина хәрәкәтен күрү кыенлаша. Фәнис Шәрипов әлеге участокта коллективта сыналган, тәҗрибәле, үз эшләрен биш бармагыдай белүче һәм җиренә җиткереп башкара торган хезмәткәрләр эшләвен билгеләп үтте. Аларның күбесе декабрь аеннан бирле тәүлегенә унбишәр сәгать эшләсә дә (карлы-буранлы көннәрдә), һәркайсы җитештерүчән хезмәттә. Мәсәлән, берничә комбинацияне берьюлы башкаручы "КамАЗ" автомобилендә эшләүче Рафис Шәйхразыев, Рәхимҗан Гарифуллин, "Амкадор" үзтөягечен иярләүче Зиннур Зиннәтов, "МТЗ-80" тракторында кар эттерүче Миннислам Газизов белән Рафис Хәлиловларның хезмәте филиал җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Алар чистартып, саклап торган юллар һәркем өчен күңел күтәренкелеге, сөенечле күрешүләр, имин сәфәрләр генә бүләк итсен.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев