Теләче Информ

Теләче районы

18+
Язмалар

Тавыш бетсә, нишләргә?

Тавыш бетү еш кына салкын тию белән бәйле була. Күпләр аны халык медицинасы ярдәмендә өйдә дә дәвалый. Түбәндәге киңәшләр бу авыруны юкка чыгару өчен ярдәм итәр.

* 2 аш кашыгы йөземне 250 миллилитр кайнар суга салып, 5 минут тирәсе кайнатырга һәм суытырга кирәк. Арытаба кайнатма өстенә 1 аш кашыгы суган суты салалар. Шуны көненә берничә тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә кирәк.

 

* 4-5 миллиметр керән тамырын кыргычтан уыгыз һәм ярты стакан суда кайнатыгыз. Уттан алып, ярты сәгать тотканнан соң, бал салып, берәр чәй калагы эчәргә кирәк. Никадәр еш эчсәгез – шулкадәр тизрәк файдасын күрерсез.

 

* Тамак авырткан вакытта бик күп сыекча эчәргә киңәш итә табиблар. Аңа бал кушу – тавышның килеп чыгуына булышлык итә. 1 аш кашыгы вакланган бака яфрагы өстенә 250 миллилитр кайнар су салырга һәм суытырга кирәк. Аның өстенә 1 чәй калагы бал салыгыз. Шуны көненә өч тапкыр эчәргә кирәк.

 

* 2 аш кашыгы әнисне бер стакан кайнар сөткә салыгыз һәм 8-10 минут талгын утта кайнатыгыз. Кайнатма бераз суынгач, өстенә 1 чәй калагы бал салырга кирәк. Берәр аш калагы эчү бик файдалы. Моннан тыш, әнис белән ингаляция эшләү дә нәтиҗәне озак көттермәс. Моның өчен әниснең орлыгын ярты сәгать 1 стакан кайнар суда тоталар һәм шуңардан ингаляция эшлиләр.

 

* 2-3 кишерне кыргычтан үткәреп, ярты литр сөттә кайнатыгыз да бераз суытыгыз. Кайнатманы эчәргә дә, тамак чайкату өчен кулланырга да ярый.

 

* Алоэ гөленең 3-4 яфрагының сутын алыгыз һәм шул ук күләмдә су белән болгатыгыз. Катнашма белән тамакны чайкаталар. Моннан тыш, акмай ашау да тамак авыртуын баса, ди халык медицинасы.

 

Чыганак: http://kiziltan.ru/poleznoe/10801-tavysh-bets-nishlrg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев