Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ветеранны җитәкчеләр тәбрикләде

Екатериновка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Секарин 13 ноябрь көнне туган көнен билгеләп үтте. Аңа бу көнне 95 яшь тулды. Шул уңайдан, ветеранны тәбрик итәргә Екатериновка авылына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге...

Екатериновка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Секарин 13 ноябрь көнне туган көнен билгеләп үтте.
Аңа бу көнне 95 яшь тулды. Шул уңайдан, ветеранны тәбрик итәргә Екатериновка авылына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов килде. Алар сугыш ветераны белән аралашып, саулык-сәламәтлек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырдылар, истәлек бүләкләрен бүләк иттеләр.
Язмабыз герое Борис Секарин 1920 елның 13 ноябрендә Яшел үзән районының Нижние Вязовые авылында дөньяга килә. Аңа ике яшь тулганда әти-әниләре Теләче районының Екатериновка авылына килеп төпләнә. Борис дүртенче сыйныфны тәмамлауга хезмәткә тотына, хуҗалыкта төрле эшләр башкара. 1940 елда башка иптәшләре кебек ул да армия сафларына алына. Армиядән туган илен сакларга фронтка китә. 1944 елда сержант дәрәҗәсен алып, шул елны каты яраланып госпитальгә эләгә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветеран «Батырлык өчен» медаленә, «Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» орденына һәм башка бик күп мәртәбәле бүләкләргә лаек була.
Ветеран якыннары белән очрашу шатлыгын 1946 елда гына татый. Ольга исемле кыз белән кавышып, 54 ел дус-тату гомер кичерәләр. Дүрт балага гомер биреп, зур тормышка озаталар. Элекеге «Ильич» исемендәге хужалыкта умартачы, склад мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүген ул кызы һәм кияве тәрбиясендә гомер кичерә.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Ирек Сафин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X